Без икебез дә бик кечкенә пенсия алабыз. Ник безгә бирелми бушлай газ плитәсе я плитә-казан?

2015 елның 3 апреле, җомга
Хөрмәтле ветераннарның беренче соравына район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев җавап бирә:
 
"Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның якыннарына андый ярдәм каралмаган шул. Ата-бабаларының каберен зиярәт кылырга теләүчеләргә моны үз хисапларыннан эшләргә туры килә".
 
Икенче сорауга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтовадан җавап алдык:
 
"Газ казаннары һәм плитәләре аз керемле гаиләләргә соңгы тапкыр 3 ел элек бирелде. Моны РФ Пенсия фонды эшләде. Газ җиһазы биргән вакытта гаиләнең гомуми кереме исәпләнде. Ә Бакировларның  әниләре дә үзләре белән яшәгәнлектән, уртак керемнәре зур иде. Шуңа күрә алар бушлай газ җиһазлары бирелгән пенсионерлар категориясенә кертелмәде.  Ә менә әниләренә, солдат толы буларак, торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирелеп, Бакировлар ул акчага шәһәрдән фатир сатып алдылар".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International