Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Апак авылы мәктәбендә "Халык хәтере – мәңгелек" дигән зур кичә үткәрелде
2015 елның 3 апреле, җомга
Әлеге чараны планлаштыргач, мин аңа алдан ук һәм бик җентекләп әзерләндем. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хакында күп мәгълүматлар тупладым. Бу эшкә үзебезнең башлангыч мәктәп укучыларын да җәлеп иттем. Балалар белән бергә аларның фронтта булган балаларының документларын, фоторәсемнәрен, орден һәм медальләрен барладык, хатирәләр тупладык.
Безнең Апак авылыннан Бөек Ватан сугышы фронтларына 214 кеше алынган. Аларның яртысыннан артыгы яу кырында башларын салган. Ни аяныч, авылыбызда хәзер сугыш ветераннарының берсе дә исән түгел инде.
Кичәгә сугыш ветераннарының балаларын, тыл хезмәтчәннәрен дә чакырдык. Ил азатлыгы өчен көрәшкән бабаларыбыз турында слайдлар күрсәтеп, бик күп мәгълүматлар бирдек. Укучы малайлар-кызлар батыр бабайлары белән чын-чынлап горурланып утырдылар.
Япь-яшь егет килеш сугышка киткән Билдан Шәриповның әти-әнисенә командиры фронттан Рәхмәт хаты юллаган булган. Әлеге кадерле хат гаилә архивында һаман саклана. Анда мондый юллар бар:
"Хөрмәтле Гыйльман Шәрипович һәм Фәрзана Галиловна! Сезне бөек халык бәйрәме 1 май белән тәбрик итәм, исәнлек, бәхет, уңышлар телим. Тагын шуны хәбәр итәм: сезнең улыгыз – комсомолец Билдан Гыйльманович, безнең гвардия артиллерия бүлегенең элемтәчесе буларак, күп тапкырлар каты сугышларда катнашты, үзенең кыюлыгын, осталыгын, тәвәккәллеген күрсәтте. Ул ут эчендә дә әйбәт элемтә тәэмин итә, шуның белән сугышчан операцияләрне уңышлы башкарып чыгуга зур өлеш кертә. Кыюлыгы, хәрби казанышлары өчен Билдан Шәрипов хөкүмәт тарафыннан "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде. Шундый батыр ул тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә. Мин ышанам, сез тылда үзегезнең эшегез, ә Билдан сугышчан хезмәтләре белән җиңүне якынайтасыз.
Сәлам белән дивизия командиры, гвардия капитаны Романов".
Бәхеткә, Билдан абый фронттан исән-сау кайта. Ул гомер буе җаваплы хезмәтләр башкарды, авыл советы председателе, бригадир, укытучы булды. Авылның абруйлы кешесе иде. Ике улы да Әфганстанда хезмәт иттеләр. Таһирның гомере вакытсыз өзелде шул. Ә Кадыйр абый туган авылда яши.
Кичәгә килгән кунакларыбыз, ветераннарыбыз да үз хатирәләрен сөйләделәр. Алар балаларны бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп, тәртипле булып үсәргә өндәделәр.
Тылда да тормыш бик авыр була бит. Авылда булган тракторлар, автомашиналар фронтка алына. Өстәвенә, эшче көч җитми. Балалар, картлар, хатын-кызлар кырдан кайтып керми эшлиләр. Җыеп алынган ашлыкны берәмтекләп фронтка озаталар. Тыл ветераны, авылның имам хатыйбы Касыйм Мөрсәлимов менә ниләр сөйләде:
–Әти сугышка киткәндә мин ун яшемдә калдым. Гаиләдә беренче бала буларак, әниемә ярдәмче, терәк булдым. Миннән соң өч сеңелем бар иде. Ниләр генә күрмәдек, нинди генә авыр эшләр башкармадык сугыш вакытында. Урман кисү, үгез җигеп җир сөрү, көрәк белән казып бәрәңге утырту... Чабата киеп, кар суы ерып чәчүлек орлык ташыдык, үзебез ач булсак та, бар булган икмәкне фронтка озаттык.
Әлеге очрашу бик дулкынландыргыч булды. Соңыннан балалар концерт куйдылар. Аннан табын янында сөйләшеп утырдык.
Эльза Мөрсәлимова, Апак башлангыч мәктәбенең татар теле укытучысы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
28.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 27 апрельдә 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 апрель
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз