Карга авылында Җиңү бәйрәменә әзерләнәләр

2015 елның 3 апреле, җомга
Ун ел элек куелган обелискның кирпечтән төзелгән өлеше шактый искергән иде. Карга авылы егете, күперләр төзү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Җиңүнең 70 еллыгына авыл уртасындагы паркны төзекләндерүгә алынган. Иң элек Уралдан мәрмәр плитәләр кайтартып обелиск стенасын тышлаткан. Бу хезмәт спонсор якташыбызга ярты миллион сумга төшкән. Хәзер парк эчендә яктырткычлар кую эше бара. Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев әйтүенчә, узган ел паркта утыртылган агачларның күпчелеге әйбәт кенә киткән. Җирләр бераз кипшенү белән биредә җыештыру эшләре башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International