Китапларны ияләренә тапшыру тантаналы итеп оештырылган иде. Алып баручылар Ирина Сабирова белән Гөлнара Шакирҗанова һәр ветеран турында сөйләделәр, ә үзешчәннәр аларга җыр-биюләрен багышладылар. Залда мәктәп укучылары да күп иде. Балаларның ветераннар чыгышларын зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлаулары сөендерде.
Китапларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тапшырды. Ул ветераннарга тантанада катнашканнары өчен рәхмәт әйтте. Укучыларга мөрәҗәгать итеп, җитәкче болай диде:
–Балалар, туган илебез тарихын әйбәтләп өйрәнегез. Хәзер безнең Җиңүне кечерәйтеп күрсәтергә маташучылар күбәйде. Укытучыларыгыз белән дәресләрдә өйрәнеп, бабаларыгыздан сорашып җиңүнең моннан 70 ел элек нинди югалтулар бәрабәренә яуланганлыгын һәрчак белеп торыгыз.
Аннары китаплар геройлары – Бөек Ватан сугышының тере шаһитларына сүз бирелде.
–1943 елның 23 декабрендә мин ант кабул иттем. Ул вакытта миңа 17 яшь, буем 140 сантиметр тирәсе иде. Ул хәрби антның һәр сүзенә тугрылыклы булдык, илебезне гитлерчылардан саклап көрәштек,–диде Габделбари ага Фәсахов һәм моннан 71 ел элек кабатлаган ант сүзләрен исенә төшерде.
Лев Яковлевич Миндрюков залдагы үсмерләргә:
–Әле генә “Руслар сугыш булсын дип телиме” дигән җырны тыңладык. Сугышны бер генә халык та теләми. Сугыш – бик зур явызлык ул. Әмма яхшылык яманлыкны һәрчак җиңә – бусы бәхәссез. Сугышта да илбасарларны җиңдек, җиребез азатлыгын яклый алдык. Бер дә теләмәсәк тә, бәлки сезгә дә бабаларыгыз батырлыгын кабатларга туры килер. Туган илебезне яратып, аңа лаек булып үсегез,–дигән теләген җиткерде.Ә 90 яшьтән узган Әсәдулла ага Хисмәтов дәүләтнең, район җитәкчеләренең ветераннарны кайгыртулары өчен рәхмәт әйтте, сугышта күргәннәрен сөйләде, ахырдан фронтта яратып җырлаган җырларның берсен башкарып күрсәтте. Залдагылар һәр ветеранны алкышларга күмделәр, ә Александр Никошин һәм аның урынбасары Мария Платонова аларга китап, бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Бу тантанада тагын бер ветеранны данладылар – Иске Салманнан гомерен балалар укытуга багышлаган, сугыш чорында җиңүгә үз өлешен керткән Мәрьям апа Әхмәтҗановага истәлек медале бирелде.Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: һәрберсе бер фронтовик язмышына багышланган әлеге китаплар (алар янына видеоязмалы диск та куелган) әлкилеләрдән Җиңү фондына җыелган средстволарга эшләтеп алынган.