Базарлы Матакта яшәүчеләр чүп түгү хезмәтеннән файдалсалар да, акчасын түләргә ашыкмыйлар

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Базарлы Матакта йортлардан чыгарылган көнкүреш калдыкларын җыю график нигезендә атнаның биш көнендә башкарыла. Район үзәге янәшәсендә урнашкан полигонга  ел башыннан бирле 2100 кубометр чүп-чар һәм калдыклар озатылган. Тик менә кайбер хуҗалар, чүп түгү хезмәтеннән файдаланып торсалар да, акчасын түләргә ашыкмыйлар. Базарлы Матакта үз йортларында һәм күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләрнең су өчен һәм көнкүреш калдыкларын түккән өчен 432 мең 521 сум әҗәтләре җыелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International