Әлки районның тугыз авыл җирлеге советы урнашкан биналарга янгын турында хәбәр бирә торган җайланма (ОПС) һәм сак сигналы куелды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Тиздән райондагы 21 авыл җирлеге советы бинасы да ОПС һәм сигнал бирә торган җайланмалар белән җиһазланачак. Беренчесе ут чыга калса шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр бирсә, икенчесе бина эчендә инфракызыл нурлар аша каравыл җайланмасы ролен үти. Бина сакка тапшырылгач, аның эчендә берәр хәрәкәт булуга, махсус сак хезмәтләренә сигнал бирә торган автомат ул. Хәзер мондый җиһазлар Кошки авыл җирлеге советы бинасына куела. Хәвеф-хәтәрдән саклану чаралары республиканың финанс ярдәме белән башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International