Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Язучылар белән иңгә-иң көрәшкән
2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бабам Хәсәнов Җәмил Кыям улы Әхмәт авылында 1908 елда туган. Әтисе авыл мулласы булган. Гади авыл малае иптәшләре белән уйнап, су коенып, урманда кошлар тыңлап, җиләк җыеп үскән. Әмма 1917 елгы вакыйгалар ваемсыз балачакка чик куйган – мулла әтисе, гаиләсен Себергә үк сөрәләр дип куркып, Урта Азия якларына алып китә аларны. Идел буйлап пароходта 9 яшьлек бабама тиф эләгә. Самара тирәсенә җиткәч, хәле бөтенләй авырайган, тереләсенә өмет калмаган баланы әти-әнисе хастаханәдә калдырып китә. Әмма Җәмилне дәвалыйлар һәм балалар йортына бирәләр. Шунда укып белем ала, укытучылар институтын тәмамлый.
Яшь егетне ул чактагы Куйбышев районы Измәр авылына эшкә билгелиләр. Биредә ул авылның иң матур кызына өйләнеп, гаилә кора, тиздән бер-бер артлы ике уллары, ике кызлары туа.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, бабай берничә тапкыр хәрби комиссариатка армиягә җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Әмма Ямбакты мәктәбе директоры булган бабама бронь бирәләр, эшен дәвам итәргә кушалар. Шулай итеп, фронтка ул 1942 елның апрелендә генә китә.
–Әтине фронтта татар телендә чыга торган "Алга, дошман өстенә" дип аталган газетага корректор итеп эшкә билгелиләр,–дип сөйли дәү әнием, безгә бабай архивында сакланып калган шушы газетаны күрсәтеп.
Бабамның хезмәт урыны – фронт сызыгыннан ерак түгел казылган землянка, окоп, бомба-снарядлар җимереп бетергән юлдан баручы йөк машинасы… Озын төннәр буе фронтовикларның туган телендә (хәтта үзбәк, казах һәм башка телләрдә) газета чыгару…
Бабай Калининград фронтында хезмәт иткән. Куркыныч бәрелешләрдә күп дусларын югалта ул.
–Ут эчендә калган шәһәрләр әле дә исемдә. Әйтерсең, андагы ташлар да яна иде. Янгын шәүләсе күкләрдә чагыла иде. Ут-төтен эчендә җирнең һәр карышы өчен сугыштык,–дип искә төшергән бабай.
Ул үзе дә берничә тапкыр яраланган, госпитальләрдә дәваланып чыккач, кабат алгы сызыкка ашыккан. Бабам Шәйхи Маннур, Афзал Шамов кебек күренекле язучылар белән иңгә-иң торып эшләгән. Алар иҗади хезмәтләрендә үзләренең бөтен рухи көчләрен, җиңүгә омтылышларын чагылдырырга тырышканнар. Бабамның язучылар белән дуслыгы сугыштан соң да дәвам иткән икән әле. Аның архивында язучылар имзалаган хатлар, китаплар саклана. Ул аларны күз карасыдай кадерләп саклаган, еш кына алып укый булган.
1944 елда Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда бабам каты яралана. Ут астыннан аны дуслары алып чыга һәм лазаретта калдыра. Командиры исәннәр арасыннан сугышчан иптәшен эзләп таба алмагач, туганнарына бабамның геройларча һәлак булуы турында хат язып сала.
Әмма Җәмил бабам бу юлы да исән кала: Җиңү көнен ул госпитальдә каршылый. Ә туган ягына 1945 елның августында гына кайта әле. Бабамның күкрәген фронттагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр бизи. Әбием исә, үз күзләренә ышанмыйча, балаларын ияртеп аның каршына йөгерә. Кулында бабам турындагы "похоронка", ә үзе "Ходаем, догаларым барып ирешкән икән!–дип пышылдый.
…Бабам сугыш яраларыннан озак газаплана әле. Түзә алмаслык әрнетеп, тәненнән кыйпылчыклар чыга. Сугыштан соң ул бик яратып педагоглык эшчәнлеген дәвам итә. Ул җитәкләгән мәктәпләр һәрчак алдынгы була. Сугыштан соң аның тагын ике баласы туа. Иң кечесе – минем сөекле дәү әнием. Ул 40 ел буе әтисе эзеннән барып укытучы, аннары әтисе сугышка киткәч, мәктәп директоры булып эшләгән. Әтисе турында истәлекләрне кадерләп саклый ул һәм безгә, оныкларына тапшыра. Без кадерле бабабыз Хәсәнов Җәмил Кыям улының батырларча көрәшкәнен, җиңүгә үзеннән өлеш керткәнен беркайчан онытмабыз.
Салават Хайретдинов, Базарлы Матак урта мђктђбенећ VII сыйныф укучысы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
28.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 27 апрельдә 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 апрель
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз