Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Әҗәлемне» үз күзләрем белән күрдем", ди Бөек Ватан сугышы инвалиды, хезмәт ветераны Габделбари Фәсахов
2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бу юлы башкачарак килеп чыкты. Сугышның соңгы көннәре. Берлинда зур бер тимер юл станциясе өчен көчле сугышлар алып барабыз. Шулвакытта безнең телефон элемтәсе өзелде. Телефон линиясен төзәтүне миңа йөкләделәр. Өзеклек безнең штабтан шактый еракта булып чыкты. Элемтә чыбыгын ялгагач, шул ук линия буйлап, бер йөгерә, бер егыла кайтып барам. Шулай эшләмәсәң, һичшиксез сине үтерәләр. Шулай да минем күңелем күтәренке, бурычымны үтәдем, шул көннәрдә сугыш бетәчәк, исән калырга өмет зур.
Күрәм, әле шактый еракта, безнең якка таба бер самолет оча. Мин егыла-тора йөгерүемне дәвам итәм. Минем башыма да килми бу самолет миңа һөҗүм итәр дип. Самолет самолет инде ул.
Озак та үтмәде, самолет килеп тә җитте һәм минем өскә оча да башлады. Безне хәрби хәзерлеккә өйрәткән вакытта, самолет һөҗүм иткән очракта үзеңне ничек тотарга кирәклекне аңлатканнар иде. Шул өйрәткән буенча, зигзаглар ясап бераз чабам да кинәт тукталып калам. Самолетның беренче һөҗүме уңышсыз килеп чыкты. Пулеметтан очередь биреп тә, мине үтерә алмагач, икенче һөҗүмгә борыла башлады. Ап-ачык җир, качарга бернинди корылма күренми, бу немец мине үтермичә туктамас, дигән уй башымнан сызылып үтте.
Немецның икенче һөҗүме дә аның өчен уңышсыз булды. Һәм өченче һөҗүмгә борылыш ясый башлады. Качып котылып булмасын аңлап, ни булса шул булыр дип, мин үлгәнгә сабышырга дигән нияткә килдем. Самолет борылыш ясаган арада (бу вакытта немец мине күрә алмый) мин телефон аппаратым белән карабинымны янга ыргыттым, кул-аякларымны җәелдереп кире-аркан яттым да, немец мине үтергәнен көтеп, самолетны күзәтәм. Бу юлы самолет минем өстән атмый гына узып китте. Немец мине үтердем дип уйлагандыр. Уйламый ни, үз күзләре белән күрде бит. Шулай булмаса, фашист өченче һөҗүмендә дә аткан булыр иде, Атса, бу юлы, һичшиксез мине үтерәчәк иде. Чөнки мин үзем үлем көтеп ятам.
Бу арада мин яткан җиремнән самолетның миннән ерагайганын күзәтеп торам. Кымшанмыйча озаграк яттым, күрәсең. Минем иптәшләрем бу хәлне күреп, күзәтеп торганнар булып чыкты. Сугыш беткәндә генә, паразит, үтерде бит малайны, дип немецны сүгә-сүгә мине җирләргә килүләре икән. Шул вакыт:
–Я живой!– дип кычкырып җибәрдем.
Минем шатлыгым эчемә сыймаслык иде. Иптәшләрем "молодец ты" дип минем белән бергә шатландылар. Беренче рәхмәтемне мине сугышка әзерләгән командирларыма юлладым. Алар мине "әҗәлемне" алдый алырлык дәрәҗәгә җиткереп өйрәткәннәр икән. Рәхмәт аларга!
Сугышта төрле хәлләр була шул. Миңа "әҗәлемне" үз күзләрем белән күреп, күзәтеп торырга язган булган. Минем ул вакыттагы кичерешләремне күз алдына китерү авыр түгелдер.
Габделбари Фасахов, Быек Ватан сугышы инвалиды, хезмэт ветераны. Яна Баллыкул авылы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
28.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 27 апрельдә 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 апрель
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз