Әлки районы өлкәннәре Казанда сәяхәт иткән

2015 елның 10 апреле, җомга
Бүген пенсионерларның күбесенең сәяхәткә, экскурсиягә йөрергә мөмкинлеге юк. Ә сәяхәткә чыгу өлкәннәрнең  саулыгы һәм психикасы өчен бик файдалы. Якташларыбыз  автобуста әбиләргә һәм бабайларга Казанны күрсәтеп йөргәннәр. Мәрҗәни мәчетендә, чиркәүдә булганнар, башкалабызның күп тарихи урыннары белән танышканнар. Экскурсоводлар аларга Казанның  ничек төзелүе турында сөйләгәннәр, тагын бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткергәннәр. Сәяхәттән соң волонтерлар өлкәннәрне кафега чакырып, тәмле аш-су белән сыйлаганнар. Әби-бабайлар бу сәяхәттән зур күңел күтәренкелеге белән кайткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International