Бүген булып узган муниципаль район башкарма комитеты утырышында авыллардагы кибетләрнең торышы да тикшерелде. Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай төбәк органының кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч-эксперты Вера Макарова чыгышында әйтелгәнчә, күп кенә кибетләрнең эш сәгатьләре күрсәтелгән элмә такталары юк. Бериш кибетләрдә чисталык-пөхтәлек җитешми, товарлар урнаштыру тәртибе сакланмый. Бинасының тирә-юнен чүп-чар баскан, бакча рәшәткәләре ватык, буялмаган булганнары да бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сәүдә нокталары хуҗаларының һәм хезмәткәрләренең дә 1 апрельдән башланган чисталык икеайлыгына кушылуын сорады. Ул һәр кибетнең эчке күренеше дә, тирә-юне дә күз явын алырлык чиста, төзек, матур булсын иде, дигән теләген җиткерде.