Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Без кичергәнне яшьләр күрмәсен иде», – диләр Әлки районы Үргәгар авылы тыл ветераннары
2015 елның 10 апреле, җомга
–Хөрмәтле әниләр, апалар, абыйлар! Илебез азатлыгы хакына куйган зур хезмәтләрегез өчен сезгә, җиңүчеләр буынына, зур рәхмәтебезне белдереп баш иябез,–дип башлап җибәрде бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы Мурат Гибадуллин.
Ветераннарны котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та килгән иде. Тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшырып, ул аларга ихлас теләкләрен җиткерде.
–Кеше ышанмаслык кыенлык-михнәтләрне үз җилкәгездә күтәргәнсез. Рәхмәт сезгә,–диде ул.
Әйе, чал чәчле бу әбиләр һәм бабайлар, аларның кичергәннәре турында китаплар язарга булыр иде.
–Сугыш ачысын бар халык татыды,–ди Рокия Садыйкова. Ул колхозда терлекче булып эшләгән.
Гамбәр апа Гыйләҗевага сугыш башланганда нибары 12 генә яшь була. Саескан Тавыннан Cалават авылына (Ульян өлкәсе) урман кисеп ташуда эшли ул. Ачтан үлмәс өчен кычыткан, алабута белән тукланырга туры килә. Сугыш башланганда ун яше дә тулмаган Сәлимә Вазыйхова олылар белән беррәттән урак ура, Ярославль якларында торф чыгаруда катнаша. Наҗия Гыйльмиева ун яшьлек чагыннан атлар карый, аннан Тумба урманнарында агач ега, сабанчы булып эшли.
Үргәгардан Бөек Ватан сугышына 274 кеше киткән. 100 авылдашлары яу кырында башын салган. Бүген авылда нибары 14 тыл ветераны исән.
Рәхимә Мәхмүтованы 1941 елда Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Аннан кайткач дүрт ел тракторчы булып эшли. Гамбәр Галиеваның әтисе сугышка китеп хәбәрсез югала. Алар алты бала үсәләр. 13 яшьлек кыз урак өстендә әнисе белән көлтә җыюда эшли.
–Төшке ашка китерелгән шулпада 10-15 борчак кына йөзә иде. Ачлыктан хәлсезләнеп егылучылар да күп булды,–дип искә ала ул онытылмас авыр елларны.
Хәнифулла Әһлиуллинга үсмер килеш тракторда, сабанда эшләргә туры килә. Миңнегөл Хәйретдинова да 12 яшеннән колхозның бар авыр хезмәтен башкара. Әбиләр күз яшьләрен сөртеп бер генә теләкләрен җиткерделәр: "Без күргәннәрне сез күрмәгез, балакайлар!"–диделәр.
Авыру сәбәпле тантанага килә алмаган биш ветеранга медальләр һәм бүләкләр өйләренә барып тапшырылды.
Тантаналы өлештән соң хөрмәтле кунакларны мул табын артына чакырдылар. Авыл үзешчәннәре аларны зур концерт программасы белән сөендерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә дошман очкычларына каршы көрәшү өчен мобиль ут төркемнәренә кабул итү ачылды
Татарстан Республикасы территориясендә дошман очкычларына каршы көрәшү өчен мобиль ут төркемнәренә кабул итү ачылды
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
20
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз