Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Кулыннан килмәгән эш юк
2015 елның 10 апреле, җомга
Гөлсинә Шәйхетдин кызы 55 ел элек Кама Тамагы районының Кариле авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп югары белем ала. Кияүгә чыккач, ире Рәүфне хезмәт вазыйфасы буенча кая җибәрсәләр, шунда китеп эшлиләр, яңадан Татарстанга кайтып, иренең туган якларында яңа тормыш башлап җибәрәләр алар.
Ишле балалы укытучы гаиләсендә үскән кыз тормышта үзе юл салып барырга күнеккәнгәме, аңа тынгысызлык, әйдәп баручанлык, үзгәрешләргә, яңалыкларга курыкмыйча алыну кебек күркәм сыйфатлар хас.
Шул тынгысызлыгы аркасында ул 90 нчы еллар азагында районда беренчеләрдән булып шәхси кибет ачып, халыкны иң кирәкле товарлар белән тәэмин итүне җайга сала. Аннан соң ике зур сәүдә үзәге ачу – алны-ялны белми хезмәт итүенең нәтиҗәсе. Ул җитәкләгән коллективта дистәләгән кешеләрнең хезмәт белән тәэмин ителүе, бу бимазалы чорда вазыйфасын тотрыклы алып баруы да – тырышлыгының бер дәлиле. Күңел биреп, булсынга йөрүчегә, бигрәк тә җитәкче кешегә рәхмәтле эшләре белән истә калу өчен күп вакытлар кирәкми.
Дөресен әйткәндә, ул башкарган эшләрне санап бетерерлек тә түгел. Тормыш алып барулары аеруча авыр булган чорда сәүдә үзәкләре торгызу, халык бик тиз яратып өлгергән кафе булдыру һич тә җиңел генә эшләнмәгәндер. Шуның өстенә ул район советы депутаты, район эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе, үзенең туган төбәгендә якташлар җәмгыяте рәисе – саный китсәң шактый булыр иде.
Эшмәкәр ханымның өйгә төн уртасында кайткан чаклары да була. Өйдә ул – ир хатыны, сөекле кызының әнисе, киявенең хөрмәтле әбисе. Аның өчен иң беренче урында – гаилә. Аңа өйдә чисталык булсын, бар җир ялтырап торсын. Хатын-кыз пешеренергә ярата инде. Нинди генә югары урында утырмасын – кухня барыбыз өчен дә бер–уртак ул. "Кайчак шундый арыйм, җеп өзәр хәл дә калмаган килеш өйгә кайтам. Кухняга чыгып бассам, бу халәтем юып төшергәндәй юкка чыга да куя",–ди Гөлсинә.
Ә инде җәйге бакчасы – әкият дөньясы. Бакчадагы чәчәкләр төрлелеге, дизайн – бусы инде кызы Айгөлнең тырышлыгы, булдыклылыгы. Бу сыйфатлар аңа һичшиксез әнисеннән күчкәндер. Әкияти бакчада гаиләсе, туганнары, кода-кодагыйлары белән ял итү, тормышыннан канәгать булып, шөкер итеп яшәү – үтелгән авыр һәм шатлыклы еллар нәтиҗәседер ул.
Бу көннәрдә Гөлсинә Дәүлиева күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аның әле көче-дәрте, энергиясе, эшләү теләге ташып тора. Ходай исәнлек бирсен дә, уйда-хыялда йөрткән барлык күркәм эшләрне башкарып чыгарга насыйп булсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
28.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 27 апрельдә 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 апрель
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз