Әлки районы Чуаш Кичүе терлекчелек комплексыннан соңгы вакытта һәр көнне 20 шәр тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Комплекста 5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 3 меңе савым сыерлары. Дөрес, бүген әле аларның яртысы гына савыла.

Биредә терлек азыгы запасы мулдан. Моннан азык хәтта Юхмачы савым комплексына, Югары Әлморза терлек симертү мәйданчыгына да озатыла. Чуаш Кичүе комплексыннан шулай ук Яшел Үзән районына да азык ташыйлар.

Комплекста берара хезмәт хакы түләүдә тоткарлык булып алган. Соңгы айларда анысы да җайланган. Эшчеләр белән февраль ае өчен хезмәт хакы буенча тулысынча исәп-хисап ясалган. Якын арада мартка аванс биреләчәк.

Бозауларның сакланышы да алдагы айлардагыдан күпкә яхшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International