“Нечкәбил”дә катнашалар

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Ана матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре бәйгесе “Нечкәбил” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән уза. Быел ул инде  унберенче мәртәбә үткәрелә. Соңгы елларда әлеге бәйгедә район мәдәният бүлеге хезмәткәре Гөлия Яруллина һәм Югары Әлки авылыннан биш бала анасы  Гөлнәфис Минһаҗева катнаштылар һәм, уңышлы чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Быел“Нечкәбил”нең зона туры 15 июньдә Лаеш шәһәрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International