ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

18 май көнне Салман авылы мәдәният йортында "Спорт-яшәү чыганагы"  дигән спорт-күңел ачу программасы булып узды. Балалар тупларны боҗрага  бик теләп ыргыттылар, скакалка аша сикерделәр, «өч аяк» та йөгерделәр, каршылыклар полосасын үттеләр

2019 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Базарлы Матак авылында мөселманнар өчен хәйрия кичке аш – ифтар үткәрде . Ифтарда 82 кеше катнашты.

26 майда Бердәм алдан тавыш бирү көне үткәрелә. Бу көнне теләге булган һәр кеше үз өенә иң якын урнашкан исәпләү участогына килеп, “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары буенча башлангыч тавыш бирүдә катнаша ала.

Татарстан Росреестры Youtube каналында интервью урнаштырды, аның кысаларында Росреестр Идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләрне яктыртты. 

19 май көнне Иске Чаллы мәдәният йортында "Спорт һәм без"дигән спорт-күңел ачу программасы үткәрелде. Спорт чарасы-актив ял итүнең иң кызыклы формасы, ул балаларга гомер буе спортны яратырга мөмкинлек бирә. Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Алар төрле эстафеталарда, көч сынаштылар.

18 май көнне Түбән Биктимер авыл клубы хезмәткәрләре балалар белән "Су хаталарны кичерми" дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрделәр.Балалар суда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тыңладылар.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19 маенда ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Түбән Әлки авылында Түбән, Югары һәм Урта Әлки, Татар Суыксу һәм Татар Борнае авыллары мөселманнары өчен хәйрия кичке ашы - ифтар уздырды

19 май көнне Түбән Әлки авылында яшәүче Гыйльмиев Мөстәкыйм Гыйматдин улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

20 майдан 2 июньгә кадәр ЮХИДИ район бүлекчәсе “Игътибар – балалар!” операциясе үткәрә.

9 май көнне Иске Тахтала авыл клубында Пионерия көненә багышланган "Әзер бул, һәрвакыт әзер!" дип исемләнгән тематик чара узды. Пионерия-бик күп кызыклы һәм мөһим нәрсәләр: тимурчылык эше, эзләнү операцияләре, микро участокларда эшләү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү. Алып баручы балаларга шул хакта сөйләде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International