Ел саен 30 апрельгә кадәр узган салым чорында физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен (3 нче форма-НДФЛ) салым органына мәгълүмат бирергә тиеш
Югары сыйныф укучылары җәмгыять белеме укытучылары белән берлектә «Финанс грамоталыгының Онлайн-дәресләре"нең язгы сессиядә актив катнашалар. Әлеге Проект кулланучылар хокукларын яклау һәм Россия Банкының Идел буе федераль округында финанс хезмәтләренең үтемлелеген тәэмин итү буенча хезмәт Идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Финанс грамоталылыгы Онлайн-дәресләре» яшь буында финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм грамоталы якын килү принципларын формалаштыруга, белем бирү процессында финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәтүгә ярдәм итә.
2019 елда ППЭ–ГИА хезмәткәрләрен әзерләү максатларында 13 мартта контроль функцияләрне гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителә торган дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге базасында укулар узды.
13 март көнне Чуаш Кичүе авылында яшәүче Зәйдуллин Габбас Рәхмәтулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 14 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән көчле кар көтелә.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
25 февральдән 7 мартка кадәр дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары (сотрудники) “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге, газ эксплуатацияләү хезмәткәрләре белән берлектә “хәвеф төркем”гә керүчеләр яшәгән гаиләләрдә профилактик рейдлар үткәрделәр.
13 март көнне Карга авылы мәдәният йортында "Сәламәтлек-безнең байлыгыбыз"дип исемләнгән тематик әңгәмә үтте. Шәхси гигиена кирәк-яраклары белән пөхтә эш итү, чисталыкка омтылыш, тормышка һәм сәламәтлеккә сакчыл караш турында сөйләштеләр.
Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар
Ел саен, 15 мартта, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, аны үткәрү тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе (CI) билгели.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар»девизы астында узачак.