Юхмачы урта мәктәбендә «Йолдыз " Яшь армиячеләр отряды «Аҗаган»хәрби-спорт уенын оештырды. Безнең мәктәптә ел саен «Аҗаган»хәрби-спорт уены уза. Бу ел да искәрмә булмады. Мавыктыргыч ярышлар 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
Узган атнада Лениногорск шәһәрендә штанга күтәрүнең классик төре буенча республика ачык чемпионатында Касыйм Зыятдинов әзерләгән баһадирларыбыз берничә җиңү яулады.
Бүген Балалар иҗаты йортында сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слеты узды, анда 2018 елга йомгак ясадылар. Иң активлар Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде
Хөрмәтле Әлки районы халкы!
2019 елның 7 мартында 11.00 сәгатьтә сезне халкыбызның күңел ачу - кышны озату, борынгы рус бәйрәме - Май чабуга чакырабыз!
Бәйрәм программасында: авыл хуҗалыгы ярминкәсе, халык күңел ачулары, районның иҗат коллективлары чыгышы, коймак белән чәй эчү!
2019 елның 23 февралендә Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, егетләр! " хәрби-спорт уены узды.. Анда 5-11 сыйныф укучылары арасыннан 2 команда катнашты. Уенны укытучылар Гатин А. З. һәм Галиуллин Ф. А. әзерләде.
Иске Матак урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең "Тормыш - ул бәхет!" дигән район семинары булып узды.
Ватанны саклаучылар көне-чын ирләр бәйрәме. 23 февраль көнне без ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алып кына калмыйбыз, яраткан көчле җенеснең вәкилләренең батырлыгына һәм намусына да баш иябез. Атна дәвамында мәдәният учреждениеләрендә тематик чаралар,концертлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашулар узды.
Дәүләт Думасы депутаты ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Әлки һәм Аксубай районнарында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Депутат Айрат Хәйруллин ярдәме белән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен чәй табыны һәм бүләкләр белән җылы дустанә очрашулар оештырылды.
Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең АПК идарәсенең төбәк органнары белән күчмә киңәшмәләр сериясеннән чираттагы этап узды, анда Идел буе федераль округы субъектлары аграрийларына дәүләт ярдәме, шулай ук авыл территорияләрен һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, министр урынбасары Оксана Лут һәм Елена Фастова, Идел буе федераль округының аграр ведомстволары вәкилләре катнашты.
21 февраль көнне Түбән Кәчи мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Туган тел көне уңаеннан "Россия җырлары" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Фольклор турында әңгәмә узды һәм Май чабу турында җырлар башкарылды.