ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә 2019 ел уңышы өчен көзге кертелүне исәпкә алып, минераль ашламалар туплау тора. Тулаем республика буенча 16 гыйнварга гамәлдәге матдәгә күчереп исәпләгәндә 49 мең тоннадан артык минераль ашлама алынган, ягъни бер гектарга 17,1 кг. Атна динамикасы + 1,3 % тәшкил итте. Узган елның бу датасына республикада җыелган ресурслар бер гектарга 27,9 кг тәшкил иткән.

21 гыйнварга районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 151,9 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 9,6 тоннага күбрәк. 148 тонна сөт сатылган.

2019 елның 21 гыйнварында, - әлеге тәртип РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында " 2018 елның 24 декабрендәге 1653 номерлы карарында язылган.Бакча йортын  торак итеп һәм киресенчә күчерергә-дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.

16-19 гыйнвар көннәрендә Казанда тарих фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 28 муниципаль районыннан 136 укучы катнашты.

19 гыйнварда Чуаш Кичүе  авылы мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты узды. Үзешчән артистлар репертуарында номерлар рус һәм татар телләрендә яңгырады. Тамашачыларга бигрәк тә "Магия" балалар бию ансамбле составындагы  яшь кызларның дәртле биюләре ошады.

2019 елның 21 гыйнварында Ташбилге авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды, анда район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты

19 гыйнвар көнне Хлебодар авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен кышкы спорт уеннары үткәрделәр. Хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачу кышын ачык һавада балаларга зур шатлык  һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә.

Республика программалары кысаларында Югары Әлки клубына капиталь ремонт һәм Чуаш Борнае авылында яңа мәдәният йорты төзелеше башланды.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Салман авыл җирлегенең Хлебодаровка авылында яшәүче Михайлова Римма Степан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 17 гыйнварында Иске Алпар авыл җирлегендә район башлыгы Александр Никошин,район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында җирлек советының киңәйтелгән утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International