14 ноябрь көнне начар гадәтләргә каршы профилактика кысаларында Иске Салман авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Янәшәдәге куркынычлыклар турында" әңгәмә үткәрделәр. Чарага мәктәп укучылары чакырылган иде, аларга тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр
15 ноябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбенең барлык сыйныфларында толерантлык көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Халыкара толерантлыкка багышланган көн-ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Түземлелек (толерантлык) астында «безнең дөнья мәдәниятләренең бай күптөрлелеген, үз-үзеңне тоту рәвешләрен һәм кеше шәхесен ихтирам итү, кабул итү һәм дөрес аңлау»дигән төшенчә аңлашыла. Декларация "кешеләр үз табигате буенча тышкы кыяфәте, торышы, сөйләме, үз-үзен тотышы һәм кыйммәтләре буенча аерылып торуларын тану" дип игълан итә. Сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучыларга толерантлык-күптөрлелеккә гармония, тынычлыкка һәм татулыкка юл икәнен аңлаттылар. Толерант булу- аерымлыкларга карамастан башкаларны хөрмәт итү. Бу башкаларга карата игътибарлы булу һәм безне якынайтуга игътибар итү дигәнне аңлата.
Татарстанда девелопер һәм банк арасында яңа шартларда хезмәттәшлек итү буенча пилот проекты кысаларында Сбербанк белән төзелгән проект финанслау килешүе нигезендә, өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсен беренче теркәү булды.
15 нче ноябрь көнне Иске Чаллы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Эшмәкәрлек эшчәнлегенә һәвәслек" темасына тест үттеләр.
Россиядә 2019 елның 1 гыйнварында цифрлы телевидениегә күчеш гамәлгә ашырылачак. Әлеге проект Россия Федерациясе Куркынычсызлык министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Сигнал трансляциясе өчен каланчалар төзелешенә берничә миллион сум акча тотылган. Элеккеге телевидение эшен дәвам итәчәк, әмма дәүләт тарафыннан финанслау аның өчен каралмаган.
Узган ункөнлектә шәхси сектордан 130327 кг сөт җыеп алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 1754 кг артыграк. 1 сыердан алынган табыш тәүлеккә 4 кг тәшкил итә. 2018 елның 1 ноябреннән башлап 1 литр сөт сатып алу бәясе: «Краснохолм МЗ " ҖЧҖ-18 сум, шәхси эшмәкәр «Шәйхетдинов» -18 сум.
2018 елның 10-11 ноябрендә авыл мәдәният йортлары һәм клубларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, авыл җирлекләре хезмәткәрләре "Театр күңел көзгесе” смотр конкурсы кысаларында концерт программалары белән чыгыш ясадылар
9 ноябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында “Хатаны тап! Математика" дигән республика олимпиадасы узды. Олимпиадада районның 11 мәктәбеннән 74 укучы катнашты.
Чуаш Борнае авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы Сиктермә-Хузангай авылында Театр - күңел көзгесе” смотр – конкурсы кысаларында отчет концерты белән чыгыш ясады.
14 нче ноябрь көнне Иске Чаллы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2-9 нчы сыйныф укучылары өчен Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес узды. Укучылар бу дәрестә «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре»белән таныштылар.