Бу көннәрдә без ике истәлекле датаны – Бөтенроссия халык бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкбез.
Базарлы Матак авылының үзәк паркында бәйрәм чарасы оештырылды.
29 октябрь көнне район территориясендә «Көзге каникуллар " акциясе башланды
2 ноябрь көнне Ташбилге авыл клубында Ташбилге авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре "Үзәк Әлки" территориаль идарәсендә кышкы чорга авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм кую барышы белән таныштылар.
2 ноябрь көнне Түбән Кәчи авыл клубында Түбән Кәчи авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
2 ноябрь көнне Түбән Әлки авыл клубында Түбән Әлки авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
"Тяминов" КФХ хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча яшелчә саклагычлары төзелә. Төзелеш чыгымнарының 30% ы объектны тапшырганнан соң хуҗалыкка кире кайтарылачак
1 ноябрьдә Әлки муниципаль районында терлекчелектә консультатив ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе булып китте. "Хузангай" ҖЧҖ хуҗалыкларында һәм "Карга" терлекчелек комплексында булдылар
Кануннарның яңа таләпләре нигезендә, төзүченең хакимият органнарына төзелешне башлау турындагы хәбәрнамәсе документ булып тора – күчемсез милек объектын кадастр исәбенә алу өчен техник план әзерләү өчен нигез булып тора