ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында Татарстанның 400дән артык торак пункты чикләре турында мәгълүматлар бар. Бу республиканың барлык торак пунктлары чикләреннән 13%. Мәгълүматларны БДКРна тапшыру эше дәвам итәргә тиеш. РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, 2018 ел азагына чикләр реестрына 37% торак пункт чикләре турында, ә 2020 ел азагына – 80% мәгълүмат теркәлергә тиеш.  Мәгълүматлар кертү өчен әзерләнгән документлар закон таләпләренә туры килергә тиеш

Алексеевск штпда бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда кубогы һәм чемпионаты узды. Базарлы Матак урта мәктәбенең кече яшьтәгеләр командасы 2 урынны яулады! Олы яшьтәгеләр командасы -3 урын. Ике команда да декабрь аенда Казан шәһәрендә узачак финалга чыкты. Тренер: Муштаков Максим Сергеевич

21 октябрь көнне Чуаш Борнае авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Көзге буяулар” дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашучылар үзләренең рәсемнәрендә туган якның көзге пейзажларын сурәтләделәр.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан 2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Идел – Кама» аучылык хуҗалыгы территориясендә атылган су йөзүче кошлардан (үрдәк) алынган биологик материал (Татарстан Республикасы) «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә (2018 нче елның 10 нчы октябрендә чыккан 144-158 нче номерлы) алынган лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча РНК А тибындагы грипп вирусы булуы турында хәбәр итә.

Моның белән бәйле рәвештә, Идарә, аеруча куркыныч авыруның – Югары патоген кош гриппы булдырмау буенча кирәкле чаралар күрүне сорый.

«Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында " 2011 елның 1 августындагы 59-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 17 статьясындагы 1 пункты, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре турындагы Нигезләмә нигезендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2015 елның 19 ноябрендәге боерыгы белән расланган Нигезләмә нигезендә  № 20-О, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2018 елның 17 октябрендәге 23-О номерлы боерыгы белән Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп Әлки муниципаль районының «Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе» МББОның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шагалиева Әлфия Равил кызы билгеләнде.

19 нчы октябрь көнне Бибай -Чаллы авыл клубында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә язучы юбилеена багышланган Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан? " дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

23 октябрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 23 октябрьдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

20 октябрь көнне Иске Камка авыл җирлеге үзешчәннәре смотр-конкурс кысаларында Карамалы авылы халкын "Театр-күңел көзгесе" исемле концерт белән сөендерделәр. Тамашачылар һәр артистны җылы каршы алдылар, озак кына алкышларга күмделәр.

22 нче октябрь көнне район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Т.Р. Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин җитәкчелегендә киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International