2018 елның 17 октябреннән Әлки муниципаль районының хатын - кызлар командалары арасында, ә 16 нчы октябрьдән ир – ат командалары арасында 2018-2019 еллар сезоны волейбол буенча район чемпионаты старт алды
17 октябрьдә Керчь шәһәренең политехника көллиятендә булган фаҗига әлкилеләрне дә зур хафага салды
Вакцинация-мәҗбүр итү түгел! Вакцинация-ышаныч билгесе! 900 меңнән артык татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан инде!
Түбән Әлкидә мәктәп директоры булып озак еллар эшләгән Мәхмүтов Фаик Мәхмүт улына багышланган истәлек тактасы куелды
2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе»хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла
23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан җир законнарын бозу мәсьәләләренә багышланган «Кайнар линия» үткәрелде.
Дүрт сәгать дәвамында дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге тарафыннан 30 дан артык шалтырату кабул ителде, аларга квалификацияле җаваплар бирелде. Сезнең игътибарга тема буенча бирелгән кайбер иң еш кабатлана торган сорау һәм җавапларны тәкъдим итәбез.
23 октябрь көнне Хузангай авыл клубы, китапханә һәм музей хезмәткәрләре бергәләп, Комсомолның 100 еллыгына багышланган "Комсомолдан аерылмам" дип аталган саф һавада әдәби утырыш оештырдылар. Чараның төп максаты дәүләт һәм җәмгыять игътибарын яшь буын проблемаларына җәлеп итү, яшьләргә әхлакый һәм физик тәрбия бирүне көчәйтү, комсомол ветераннарын яшьләр белән эшләүгә тарту.
Әлеге акциягә әлкилеләр дә кушыла – бу көнне 186 кеше туган телендә диктант язарга ниятли
19-20 октябрь көннәрендә МБУ «Алинә» УСЗ базасында авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган 2002-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды.
15 сентябрьдән бирле көзге-кышкы ау чоры бара. Аучы-сунарчылар бу вакытта җәнлекләр дөньясы объектларын саклау кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә тиешләр.