2018 елның 14 сентябрендә Иске Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әкиятләр иленә сәяхәт"дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
2018 елның 15 сентябрендә Әхмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлар өчен "Бәрәңге" бәйрәме үткәрделәр. Бәрәңге белән төрле конкурслар оештырылды.
2018 нче елның 15 нче сентябрь көнне Иске Тахтала авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара сока көне уңаеннан тематик кичә уздырдылар.
17 сентябрь көнне район мәдәният йортында район башлыгы А. Ф. Никошин җитәкчелегендә район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
18 сентябрьдә иртәнге 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, төзелешкә рөхсәтне гамәлдән чыгару сәбәпле, индивидуаль торак йортларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча, Казанда «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Казанлыларның сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
15 сентябрь көнне Карамалы авыл мәдәният йортында "Башваткыч" интеллектуаль уены үткәрелде
Исегезгә төшерәбез: “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашу өчен «ТАТМЕДИА» ның кимендә өч басмасын яздырырга һәм квитанцияләренең күчермәләрен Казанга җибәрергә кирәк.
2018 елның 15 сентябрендә Базарлы Матак урта мәктәбендә Бөтендөнья чисталык көненә багышланган акция узды. Мәктәп укучылары мәктәп территориясен, бакча, Үзәк парк һәм Актай елгасы ярларын тәртипкә китерделәр.
РФ гражданины паспорты - Россия халкының шәхесен раслаучы төп документ.
РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин Федераль яңалыклар агентлыгына биргән әңгәмәсендә, чынлыкта Россиядә ашлык базарындагы хәлнең ничек булуы һәм аның АКШ һәм Ауропадагы фермерларга ничек йогынты ясавы турында сөйләде