ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

17 сентябрь көнне Иске Хурада авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Чуар тавык янында кунакта" театральләштерелгән тамаша үткәрелде.  Балалар халык әкиятенең үзенчәлекләре белән таныштылар.

Узган шимбәдә авыл җирлекләре вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкәдә катнаштылар.

"Шәп!" – диде укучылар, Түбән Әлкидән эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның җитештерү базасындагы күргәннәренә бәя биреп. Район хуҗалыклары буенча экскурсия яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Алар заманча терлекчелек комплексларында булдылар. Безә балаларга горурлык хисе тудырырлык нәрсәләр күп, чөнки Әлки районы терлекчелек продукциясен җитештерү буенча республиканың иң яхшы ун районы арасында.

Бөтенләй белмәгән чит-ят баласын үзеңнекедәй яратып буламы? Син бит аны үзең күтәрмәгән, тулгак тота-тота дөньяга китермәгән. Ничек кенә тырышып эзләсәң дә, ят балада үз чалымнарыңны таба алмыйсың. Холкы да син тәрбияләгән түгел – сабыена кул селтәгән, аннан баш тарткан әтисе, әнисе оеткысы анарда.

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәп, түләүле социаль хезмәтләрдән файдаланучы Тамара Сапожникова, Сергей Борисов, Валентина Павленко социаль хезмәт буенча белгеч Татьяна Клянина җитәкчелегендә Алексеевск бистәсендә үткән “Елларым – минем байлыгым” республика конкурс-фестиваленең зона этабында катнаштылар.

Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов халыктан җыелган сөтне 16 сумнан, ә Базарлы Матактагы “Краснохолмский МЗ” җәмгыяте 15 сумнан кабул итә


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

13-15 сентябрь көннәрендә Базарлы Матак авылының «Ләйсән» йөзү бассейнында су полосы буенча мастер-класс узды. Аны су полосы буенча атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының бронза призеры, дөнья чемпионатының бронза призеры Андрей Белофастов үткәрде

18 сентябрьдә Әлки муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы региональ иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаеваның гражданнарны  кабул итүе булды.

Гражданнарны кабул итү барышында депутатка үз проблемалары турында сөйләшү өчен 6 кеше мөрәҗәгать итте. Татьяна Воропаева сорауларны тиз арада хәл итү өчен район хезмәтләре вәкилләре белән телефон аша элемтәгә керде.

 

17 сентябрьдә район хакимияте бинасында чакырылышның  актуаль мәсьәләләре буенча Әлки муниципаль районы чакыру комиссиясе утырышы булып узды

Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән оештыручылары  «Россия Саклык банкы "ҖАҖ, «ВТБ банкы" ҖАҖ һәм «Россельхозбанк» АҖ булган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  Еллык иҗтимагый премиясе «Төбәкләр – тотрыклы үсеш конкурсына сайлап алуның көзге этабы башлануы турында хәбәр итә (алга таба – Конкурс).

Конкурс кредитлау һәм инвестицион финанслашуның махсус шартларын тәэмин итү белән инвестицион проектларны сайлап алганда, гамәлгә ашыруга әзерләнгәндә һәм гамәлгә ашырганда «бер тәрәзә» моделе булып тора.

Көзге сайлап алу кысаларында гаризалар 2018 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International