ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Районда 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр “Кар машинасы” операциясе үткәрелә.

Базарлы Матакның Көнчыгыш урамы азагында төзелгән чаңгы базасы 15 декабрьдә 11 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак.

Базарлы Матакта яңарак кына эшли башлаган мәдрәсәдә 10 декабрьдә Мәүлид бәйрәме узды.

15 декабрьдә муниципаль район советының чираттагы утырышы була.

Районыбызның өч мәдәният йортына яңа музыка җиһазлары тапшырылды. Республика мәдәният министрлыгыннан заманча тавыш көчәйткеч аппаратурага быел яңа биналы булган Иске Камка мәдәният йорты һәм капиталь ремонт үткәрелгән Югары Әлморза мәдәният йорты ия булды.

“Әйлән-бәйлән” Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале хәзер һәр елны безнең районда узачак.

Балалар иҗаты йорты коллективы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Озак еллар дәвамында районның төрле тармакларында уңышлы эшләгәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллинга (60 яшь) һәм Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат- йорты директоры Евгений Васяйчевка (50 яшь) район башлыгы Александр Никошин Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

2018 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу өчен санаулы көннәр калып бара.

Россиядә беренче һәм икенче балага айлык түләүләрнең күләме 10,5 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сылтама ясап.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International