Яңа Салман авылындагы “Каенкай” балалар приютында тәрбияләнүчеләрне “Барыбыз бергә” Хәйрия фонды Казанга кунакка чакырды.
Үткән атнада Базарлы Матакта Россия Пенсия фондының район һәм шәһәр идарәләре хезмәткәрләре Спартакиадасы булды.
Алпар авылында быел март аенда башланган мәчет төзелеше инде төгәлләнүгә таба бара.
Күптән түгел район ДОСААФ җәмгыяте үзенең автоклассларында белем алучылар арасында “Яшь йөртүче-2017” бәйгесе үткәрде.
Яшьләрнең һөнәри осталыгын күтәрүне максат итеп куйган әлеге чара мавыктыргыч һәм оешкан төстә узды.
Шомырт чәчәк атканда салкын була, дигән борынгылар.
Быел исә салкын көннәр май буе дәвам итә. Җәйне кайчан көтәргә? “Татар информ”да узган матбугат конференциясендә синоптиклар һава торышы турында фаразлары белән уртаклашты.
Температура күтәрелүе иртәгә үк сизелә башлаячак.
27 майда, шимбә көнне, Базарлы Матакның Ана даны паркында
Россия эшмәкәрлек көне уңаеннан (День Российского предпринимательства) ачык һавада концерт була.
Концерт 18 сәгатьтә башлана. Тамашага рәхим итегез!
Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов гер спорты буенча ветераннар арасында узган Россия беренчелегендә беренче урын яулап кайтты.
21 майда Лаеш районының Никольское авылында узган “Каравон” халыкара рус фольклоры фестивалендә Демидовка авылы клубының фольклор коллективы катнашты.
Алар фестиваль сәхнәсендә шаян һәм дәртле рус халык җырлары белән чыгыш ясадылар.