Узган якшәмбе иртәсендә район башлыгы Александр Никошин язгы чәчүдә бик әйбәт эшләүче Алексей Балянинны басуга барып хезмәт уңышлары белән котлады. Кыр батырына ул Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырды.
22 майга игенчеләребез 48 мең 224 гектарда чәчү эшләре башкардылар.
Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 97 проценты дигән сүз. Механизаторлар тиздән соңгы культуралар чәчүгә керешәчәк.
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә.
Тагын бер төркем егетләрне армия сафларына озаттык. Аларга “бәхет елмайды” дисәк тә була, чөнки район хәрби комиссариатында әйтүләренчә солдат хезмәтен егетләр үзебез шефлык иткән частьтә үтәячәк икән.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре юлларда аварияләрне булдырмау максаты белән “Тоннель” операциясе үткәрә.
Юл йөргәндә кагыйдә бозган өчен салынган штрафны түләүгә закон 60 көн вакыт бирә.
Пауэрлифтинг буенча Татарстан ачык чемпионатында Касыйм Зыятдинов җитәкчелегендәге безнең команда әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.
Базары Матакта “Алинә” универсаль спорт залында Бөек Җиүнең 72 еллыгына багышлап зур спорт чарасы - киокусинкай каратэ буенча район беренчелеге үткәрелде.
Авыл мәчетләре имамнары Татарстан Диния нәзарәте оештырган курсларга киттеләр.
Халыкара балаларны яклау көне һәм Россия полициясенә 300 ел тулу уңаеннан РФ Эчке эшләр министрлыгы 6-14 яшьлек балалар арасында иҗади конкурс үткәрә.
“Әлки хәбәрләре” сайтында үткәрелгән чираттагы конкурс тәмам.