Үткән атнада Бөтенроссия киокусинкай каратэ турнирында катнашып, Базарлы Матак егете Булат Борһанов алтын медаль яулады.
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш комиссия эшчәнлеге белән башланып китте. Бу язда армиягә кырыклап егетебезне озатачакбыз. Аларның беренче төркеме инде 17 апрельдә ук китәчәк. Бер ел озак вакыт түгел, исән-сау хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтсыннар.
Үргәгар авылының социаль хезмәткәре Лилия Сибгатуллина үз карамагындагы әбиләрнең идән асларындагы бәрәңге, яшелчәләрен язгы сулар төшеп бозмасын өчен коры урыннарга чыгарып куйган, йортларында су юллары ачкан.
Чиябашта быел яңа крестьян-фермер хуҗалыгы эшли башлаячак.
Бөтендөнья сәламәтлек көне һәр елны билгеле бер темага багышлап үткәрелә.
Быел бу датаның үзәгендә – депрессия проблемасы. Дөньяның барлык илләрендә үткәрелүче тикшеренүләр шуны күрсәтә: йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек үк, депрессия чорыбызның аеруча киң таралган чиренә әверелеп килә. Аңардан миллионлаган кешеләр интегә. Алга киткән илләрдәге халыкның 20 процентка якыны депрессиягә бирелгән, дигән мәгълүматлар бар.
“Кошлар турында кайгыртыйк” дигән экологик атналык барышында район мәктәпләрендә 107 сыерчык оясы ясалган.
Сезне район яңалыклары белән үзвакытында таныштырып торучы “Әлки хәбәрләре” газетасын киләсе яртыеллыкта да өегезгә алдырырсыз дип ышанабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Газетага язылуны бүгеннән башкарып куйсагыз бигрәк тә яхшы. Моны почта бүлекчәләрендә дә, почтальоннар ярдәмендә дә эшләргә була. Әбүнәчеләргә район газетасына алты айга язылу бәясе 648 сум, ә оешмалар өчен – 738 сум.
Татарстанда Бөтенроссия “Укучылар үзидарәсе” программасы кысаларында узган “СОК. Бер команда бул” республика конкурсына йомгак ясалды.
Иске Алпарда быел бик зур эшкә тотындылар – авыл халкы, читтә яшәүчеләр, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән яңа мәчет бинасы төзи башладылар.
Ул моңарчы да мәчет булган урынга салына, зур, биек, матур итеп проектланган.
Район аучылык хуҗалыкларында язгы ау чорына әзерләнәләр.