Елның беренче өч аенда район халкы яңа туган балалар хисабына 28 кешегә арткан.
Россия Пенсия фонды пенсионерлар өчен бушлай мобиль кушымта эшләтеп җибәрде.
29 апрельдә старт алачак “Урман утырту көне”нә Әлки урманчылыгы 1 мең агач үсентесе әзерли.
Язгы кыр эшләре башланырга бик аз вакыт калып бара.
Дөрес, күпне вәгъдә итеп башланган март әле дә салкын. Әмма бит бусагада язның икенче ае инде. Димәк, игенчеләр басуга чыгарга әзерме, дигән сорауны бирер вакыт җитте.
Язның беренче ае тәмамланып килә.
Ул үзенә тиешлене эшләде: кар тауларын җир белән тигезләде, “ак юрган”ны юкартты, урыны-урыны белән алып ук ташлады. Тик менә шул “юрган” ачылган җирләр һич кенә дә күңелләрне күтәрми шул, чөнки кар астыннан кыш буе җыелган чүп-чар “акаеп” чыгып бара бит. Димәк, җиң сызганып эшкә керешергә вакыт. Шуның өстенә 1 апрельдән республикада санитар икеайлык башлана бит.
4 апрельдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Апак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.
Базарлы Матак авылында үткән елның августында эшли башлаган “Ләйсән” бассейнында йөзү буенча беренче ярыш үтте.
Базарлы Матак урта мәктәбенең берничә укучысы республика фән олимпиадалары призерлары булдылар.
Узган ике атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә биш кыз дөньяга килгән.
Бу олуг юбилее белән аны район башлыгы Александр Никошин өенә барып тәбрикләде.
Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырып, район хакимияте исеменнән изге теләкләрен юллап: “Сездәй ветераннарыбыз белән без чын-чынлап горурланабыз, Салихҗан ага. Сездәге тормышны ярату, туган җиргә тугрылык, хезмәт сөю кебек сыйфатлар яшьләребезгә дә күчсен иде”,–диде район башлыгы.