ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 мартта Бөгелмәдә пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте.

Үткән шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән егетләр-кызлар билбау көрәшендә көч сынаштылар.

Базарлы Матак урта мәктәбенең  8 Б сыйныф укучысы Илүзә  Гарипова химия буенча “Олимпка юл” (Путь к Олимпу) республика олимпиадасы призеры булды.

“Татарстан талантлары” республика балалар иҗаты бәйгесенең“Рәсем” номинациясендә Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы 13 яшьлек Руслан Шаһиев  икенче урын алды.

1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүгә республиканың барлык гражданнары да ия була ала. Моның өчен беренче чиратта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлү-авторлашу зарур. Аннан соң “Халык контроле” бүлегенә керергә һәм республика территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәр итәргә (бозу фактлары расланган очракта). Хәбәрләрне “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) әйләнеше” категорияләре буенча юлларга була.

“Театр яктылыкка, нурга илтә” 

– Халыкара театр көненә багышлап район мәдәният йортында үткәрелгән кичә әнә шулай аталды. Авыл клублары каршында оешып, әйбәт кенә эшләп килгән дүрт коллектив һәм район мәдәният йортының “Ташкыннар” халык театры тамашачы хозурына үз эшләрен тәкъдим итте.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Алесеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы коллективы “Ана даны” паркын шефлыкка алган иде.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Быелның 1 февраленнән  мәрхүмне җирләү чыгымнарына пособие күләме артты.

Безнең илебезне Россия армиясе саклый. 

Минем һәм дус малайларымның күбесенең дәү әтиләребез, әтиләребез, абыйларыбыз армиядә хезмәт иткән. Алар солдат тормышының авырлыкларын да татыганнар, күп нәрсәләрне  әле дә сагынып искә алалар. Алар илебез иминлеге сагында торулары белән горурланалар.

Милләттәшебез Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” дигән әсәре 2015 елда Россиядә “Ел китабы” булып танылып, шактый шау-шу уяткан иде. 

Бу китап нигездә бик югары бәяләнде. Тәнкыйть фикерләре әйтүчеләр дә булды. Былтыр әсәрдән өзекләр “Шәһри Казан” газетасында, “Идел” журналында басылды. Билгеле, күпләр романны тулаем укып чыгу турында хыялланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International