Район газетасы редакциясе бинасы каршында бакча бар, тик аның тирә-юне тотылмаган иде.
Әлки электр челтәрләренең Илсур Гыйниятуллин җитәкләгән бригадасы Кошки авылында электр чыбыкларына комачаулаучы агачларны кисү белән шөгыльләнә.
“Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгытендә борчакны теземнәргә салуга керештеләр.
Базарлы Матак Татарстанның тарихи урыннары буенча туристлык маршрутына кертелергә мөмкин.
Быел май аенда районыбызда алкоголь белән агуланып бер ир-ат үлеп китте. Суд-медицина экспертизасы аның суррогат алкоголь кулланганын ачыклады.
Иң матур йорт һәм бина, иң күркәм урам бәйгесенә җәен ай саен нәтиҗә ясалачак.
Быелның алты аенда районыбызда 9 янгын булган, утта бер кешенең гомере өзелгән.
Соңгы елларда Базарлы Матактагы Изге Троица храмы төзелеше сизелерлек алга китте. Әмма башкарасы эшләр дә шактый әле.
Бүгенге бәйрәмдә Россиядә озак еллар тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлаучы үрнәк гаиләләр хөрмәтләнә … Әмма бу язмам озак еллар тигез гаилә булып яшәү бәхетен татырга насыйп булмаган кеше турында.
1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Шул чорда сан алучыларга райондагы 8082 шәхси ярдәмче хуҗалыкта һәм 92 крестьян (фермер) хуҗалыгында булып исәпкә алу эшләрен башкарырга кирәк булачак.