“Утның тезгене юк”,–дигән сүз бар халыкта. Кызганыч, бу хакта онытып җибәрүчеләр дә бар. Беркетмәдән күренгәнчә, ут белән саксыз эш итү Әлки районы Яңа Баллыкүл авылындагы зур фаҗиганең төп сәбәбе була.
Татарстан җитәкчеләренең Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу өчен “Янарыш” фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерү турындагы чакыруына әлкилеләр дә теләп кушыла башлады.
Өч малай һәм ике кыз. Одесса шәһәрендә яшәүче Оксана Кобелецкая игезәкләр ике генә дип йөргән булган.
Авыл халкы өчен тынгысыз көннәр башланды – печән өсте җитте. Район җитәкчелеге һәр авыл җирлеге башкарма комитеты алдына халыкка печәнлекләрне бүлеп биреп, кышкыга терлек азыгы хәзерләүдә ярдәм итеп тору бурычын куя.
Узган якшәмбе иртәсендә районыбыздан тагын 7 егет хәрби хезмәткә китте. Булачак солдатларны озатырга хәрби комиссариат янына аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары күп җыелган иде.
Җинаятьчелек белән көрәш эшенә керткән өлеше, югары профессиональлеге, хезмәт вазыйфаларын намус белән үтәве һәм ирешкән уңышлары өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Камил улы Җәлалов район башлыгы Александр Никошинның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Райондагы һәр хезмәт коллективына, анда эшләүчеләр санына карап, яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләү заданиесе җиткерелде.
Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла.
24 июньдә район үзәк хастаханәсендә патолог-анатомия бүлегенең модульле яңа бинасы ачылды. Бу көнне мондый объектлар берьюлы республиканың биш районында – Байлар Сабасында, Сарманда, Буада, Азнакайда һәм бездә–видеоэлемтә режимында файдалануга тапшырылды.
Кигәвен, бөгәлчән ише канэчкеч бөҗәкләр терлекләргә зур зыян китерә.