ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Кигәвен, бөгәлчән ише  канэчкеч бөҗәкләр терлекләргә зур зыян китерә.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Ветеринарлар һәм егерьлар төлкеләр күп булган урыннарга котыруга каршы вакциналар куялар.

Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә Әхмәт, Түбән Колчурино мәдәният йортларында “Без наркотикларга каршы!” исеме астында тематик дискотекалар үтте.

Инде берничә көннән авылда бик мөһим чара башланырга тора – 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу үткәрелә. Бу кампания барышында авыл җирендә яшәүчеләр, аграр секторда хезмәт куючылар, ярдәмче хуҗалыгы яисә өй төзелешенә бирелгән җир участоклары булган кешеләр – барысы да исәпкә алыначак.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Бүген Базарлы Матакның үзәк ял паркында “Без наркотикларга каршы! Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дигән акция булды. Ул 26 июньдә билгеләп үтелүче Наркоманлыкка һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелде.

 

Эчке эшләр министрлыгы 7 яшьтән зуррак балаларны автокреслосыз гына йөртергә тәкъдим иткән. 

Район үзәгендәге “Каенкай” балалар бакчасы 1976 елда төзелгән. Шуннан бирле анда бер тапкыр да капиталь ремонт булмаган. Дөрес урыны-урыны белән искергән торбаларны, черегән идән участокларын алыштырганнар, җиңелчә буяу-төзекләндерү эшләре башкарганнар. Салкын булса электр мичләре куеп, тәрәзәләрне җил кермәслек итеп җылытып, ата-аналар ярдәменә таянып, хәлдән чыгу юлларын тапканнар һәм ремонт көткәннәр.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

22 июньдә районыбыздан 40 мөселман “Казан-Арена” спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты.

Әлки ПМК “Мелиорация” ҖЧҖ генераль директоры Әнвәр Мәрдиевка “РФ Агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” билгесе тапшырылды.


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Республикада беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрләр өчен, шулай ук үз эшен башларга җыенучыларга ярдәм йөзеннән “Бизнес-класс” виртуаль укулары  оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International