ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бактың исә, хәзерге вакытта Татарстанда савылган сөтнең бер килограммын якынча 21 сум 30 тиеннән сатып алалар икән.

Урамда кар эрегән, пычраграк вакыт булуын истә тотып, автомобиль хуҗаларына номерларны сөртеп-чистартыр торырга киңәш ителә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына 1 апрельгә язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы ремонтлап бетерү бурычы куелган иде. Әлеге мөһим эш районда ничек башкарылган? Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 5 апрельдә районыбыз хуҗалыкларында булып, язгы кыр эшләренә әзерлекне тагын бер кат күздән кичерделәр. Бу тикшерү быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурска йомгак ясау буларак оештырылган иде. 

Район үзәгендәге "Алинә" спорт залында үткән шимбәдә күп тапкырлар район Сабантуйлары батыры, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган республика турниры җиңүчесе Талибулла ага Яруллин истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир узды. Ярышта Әлки, Алексеевск, Аксубай, Лаеш, Спас, Балык Бистәсе, Чистай районнарыннан иң көчле  138 көрәшче бил алышты. 


8
апрель, 2016 ел
җомга

Быел Бөтендөнья сәламәтлек көне шикәр диабеты проблемаларына багышлана һәм “Диабетны җиңик!” дивизы астында уза.

“Строитель и К” төзүчеләре район үзәк хастаханәсенең патолог-анатом бүлеге модульле корпусын салуны төгәлләп киләләр.

Базарлы Матак мәктәбе укучылары “Төз мәргән” республика бәйгесенең зона турында өченче урынны алдылар.

Объявляется  конкурс среди работников почты по подписке на газету «Алькеевские вести» на вторую половину 2016 года.

1 апрельдән быелның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Ашамлыклар белән урамда сату итүгә чик куелырмы? Ни өчен сорау зур булган агач материаллары үзебездә күбрәк җитештерелми? Әнә шул һәм көн кадагындагы бүтән мәсьәләләр хакында район эшмәкәрләр советының киңәйтелгән утырышында сүз барды. Аның эшендә  район башлыгы Александр Никошин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International