ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген район мәдәният йортында инвалид балалар һәм ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар  өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.

Районыбыздан бу көздә армиягә алынган 10 егет  Оренбург шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итәләр. Егетләребез яшь солдат әзерлеге курсын узып, үткән шимбәдә хәрби ант (присяга) кабул иттеләр. Әлеге тантаналы вакыйгада яшь солдатларның әти-әниләре, туганнары белән бергә район делегациясе дә катнашты.

Республика хәрби комиссариаты тәкъдиме белән, быелдан башлап районыбыз призывниклары күбрәк шул частька озатылачак. Һәм әлеге частьне шефка алып, без алар белән даими элемтәдә торачакбыз.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ә сез Яңа елны кайда, кемнәр белән каршылыйсыз? Озвн ялларыны ничек үткәрерәсез?

Яңа ел җитәргә бер атна гына вакыт калып бара. Бүген инде барыбыз да бәйрәм рухы, Яңа ел алды мәшәкатьләре белән яшибез. Мәгълүм булганча, якынлашып килүче 2016 ел символы –кызыл Маймыл. Яңа ел төнендә теләгән теләкләр тормышка ашсын өчен ел талисманының ничек күңелен күрергә икән? Маймыл елын ничек каршыларга, бәйрәм табынына ниләр әзерләргә?

Мелиорация өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Мелиорация” Әлки механикалаштырылган күчмә колоннасы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры  Мәрдиев Әнвәр Сәлимҗан улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Районда  Россельхозбанктан кредит алучылар күп.

2016 елның 24 гыйнвары районда бердәм референдум көне дип игълан ителде. Мәгълүм булганча,  референдум бюллетеньнәренә авыллардагы төрле көнкүреш мәсьәләләрен (әйтик, урам утлары, су белән тәэмин итү, парклар, төзелеше, зиратларны тәртиптә тоту һ.б.) хәл итүгә халыктан үзара салым җыю турындагы сораулар кертелә.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Ашкынып чапкан көннәр-сәгатьләр безне Яңа ел бәйрәмнәренә якынлаштыра. Инде күптән чыршылар бизәлеп, урам-мәйданнарны, оешма-учреждениеләр яннарын бизи. Тәрәзәләр аллы-гөлле утлар белән бизәлеп, күңелләргә бәйрәм кәефе өсти. Кибетләрдә яңа ел табынын мул итәрлек тәм-том, җиләк-җимешләр тәкъдим итәләр. Бәйрәм җитә, дуслар, бәйрәм!


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада дүрт бәби – ике малай, ике кыз дөньяга килгән.

Янгын 14 декабрьдә кичке сәгать 5 тирәсендә хуҗасыз йортта чыга. Уттан өйнең 20 квадрат метр чамасы эчке өлеше зыян күрә. Янган өйдә 1958 елгы  Минсәгыйрь Нуруллинның мәете табыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International