ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов агропромышленность комплексы системасында  күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

26 декабрьдә Базарлы Матакның “Алинә” универсаль спорт залында вакытсыз арабыздан киткән  Айдар Игъламов һәм башка якташларыбыз истәлегенә волейбол турниры булды.

Яңа ел  алдыннан хузангайлылар Салман балалар приютында тәрбияләнүчеләргә  бәйрәм ясадылар.

Яңа ел шундый бәйрәм инде ул – балалар гына түгел, олылар да аны дулкынланып көтә. Чыршылы, Кыш бабайлы бу бәйрәм ниндидер могҗиза алып килер кебек тоела. Яңа ел бүләкләренә без, олылар да, балалар кебек ихластан шатланабыз.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 12 мең 799 данә газета-журналга язылган.

Соңгы клларда яшьләрнең физик әзерлеге бик нык түбәнәю, мәктәп укучыларының сәламәтлеге начарыю ил җитәкчеләрен СССР заманында үзен нәтиҗәле дип таныткан ГТО физкультура-спорт комплексын кабат җимгыятькә тәкъдим  итәргә этәрде. Узып баручы елда Татарстанда ул әле тәҗрибә рәвешендә генә  сыналса, 2016 елда инде ГТО нормативларын мәктәпләрдә генә түгел, яшьләр, урта буын, хәтта өлкәннәр дә үтәп карарага тиеш була. Район башкарма комитеты утырышында сүз нәкъ шул турыда булды.

20 декабрьдән республика районнары арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башланды.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Мин Базарлы Матакның Базар урамындагы күпкатлы йортта яшим

2016 елның 1 гыйнварыннан республикада балалар бакчасы өчен түләү якынча 8 процентка кыйммәтләнәчәк (баланың яшенә, нинди бакчагы йөрүенә бәйле рәвештә 180 сумнан 270 сумга кадәр).

Алексеевскидагы күперләр төзү предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Яңа ел алдыннан Карга мәктәбенә зур бүләк ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International