ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Иске Тахтала мәктәбе укучысы Вероника Хәйруллина ирекле көрәш буенча Казанда СССРның спорт мастеры И.Шишкинов истәлегенә үткәрелгән турнирда беренче урынны алган. Вероника менә берничә ел инде балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе филиалында тренеры Рәмис Вафинда шөгыльләнә.
Район авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы 1,5 меңгә якын кеше – җитәкчеләр һәм белгечләр, игенчеләр һәм терлекчеләр бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ел әле тәмамланмаса да, бәйрәмгә турылап без үсемлекчелек һәм терлекчелектә ирешкәннәргә нәтиҗә ясап, алга таба куелган бурычлар турында сөйли алабыз бүген.
 
Роберт Гадиев,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

9
октябрь, 2015 ел
җомга
“Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Татар һәм Чуаш Борнаенда, Апак, Карга, Яңа Чаллы һәм башка кайбер авылларда үзләре карап торган әби-бабайларның өйләрен, йорт тирәләрен кышка әзерләү максаты белән “Чиста өй” дигән акция үткәргәннәр.
Социаль яклау чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча белгечләргә кабул итүгә Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында язылырга була.
Армиядә чакырылыш буенча хезмәт итәргә тиешле 200 дән артык егет бу көннәрдә район үзәк хастаханәсе табиблары медицина каравы үтә.
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларны туберкулез, бруцеллез, лейкоз авыруларына көзге тикшерүне төгәлләделәр. Ветеринарлар 2100 баш сыердан анализ алдылар.  Алар шулай ук тагын бер куркыныч авыру – себер түләмәсенә каршы вакцина да кадаганнар.
Әлки ПМК “Мелиорация” җәмгыяте  Чуаш Борнае авылында тагын бер буа кору белән мәшгуль. Буа “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларын сугару өчен төзелә.  Аның проект бәясе 9,5 миллион сум.  Объектта инҗенер Әгъзам Мөрсәлимов җитәкләгән тәҗрибәле төзүчеләр эшли.
Авыл хуҗалыгының кайсы тармагында да  хезмәт җиңел түгел. Фермада булсынмы, басудамы – эштән тайчанмаучылар, тырышлар гына уңышка ирешә. Ә үзен җирдә хуҗа итеп тоючылар, үз көченә ышанганнар яңалыкка юл ярудан курыкмый, теләсә нинди хезмәткә кыю алына. Гаилә фермалары  корып эшли башлаучылар әнә шундый.

8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Юхмачыдагы интернат-йортта яшәүчеләр өчен Өлкәннәр ункөнлеге төрле вакыйгаларга, бәйрәм кичәләре һәм очрашуларга бай булды. Әйтик, бертөркем өлкәннәр борынгы Болгарга барып кайттылар. Бу сәяхәт “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновның ярдәме белән мөмкин булды.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
1-4 октябрьдә Арчада кызлар арасында бокс буенча республика сайлап алу турниры үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International