ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Район үзәгендә төрледән-төрле спорт ярышлары үткәрелде. Әлеге чаралар Бөтенроссия яшьләр көненә һәм Олимпия көненә багышлап оештырылды.
Май ахырыннан бирле республикада 60 кеше суга батып үлгән. Алар арасында балалар да бар. Узган елның шушы чорында шундый 25 фаҗигале очрак теркәлгән булган.
Ни аяныч, районыбызда да су корбаннары бар инде. 21 июнь кичендә Түбән Колчурино авылы янында яңа төзелгән буада 28 яшьлек егетнең гомере өзелде. 

30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Әхмәров физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

“Бердәм Россия”нең Әлки җирле бүлеге конференциясе


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Транспорт, җир һәм милек салымын  быелның 1 октябренә кадәр түләү зарур.
Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу төгәлләнү алдында.
Карга мегафермасына караган территориядән электрүткәргеч кабельләрне урлаганнар.

27
июнь, 2015 ел
шимбә
Быел районыбызда урып-җыюда 93 кыр корабы эшкә җигеләчәк.  Механизаторлар алдына комбайннар ремонтлауны 15 июльгә төгәлләү бурычы куелды. Ындыр табаклары һәм бөртек саклау урыннары басудан кайткан ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер булырга тиеш, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елда бәйрәм яллары турындагы карарны имзалады. 

Бүген бөтен дөньяда  наркотик матдәләрне тиешсез максатларда куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров белән очрашып сөйләштек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International