ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Базарлы Матакта яшәүче Илнур Җиһаншин  берьюлы ике уллы булып куйган.
Районның  тугыз авыл җирлеге советы урнашкан биналарга янгын турында хәбәр бирә торган җайланма (ОПС) һәм сак сигналы куелды.
Бу уку елында Өлкәннәр университетындагы дәресләр “Пенсионерның саулыгы. Үз-үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре” курсына багышланды.
Ел саен салым органнары безне – физик затларны 30 апрельгә чаклы салым декларациясе тапшырырга кирәклеге турында кисәтәләр. Моны кемнәр эшләргә тиешле соң? Районда үткән 2014 ел өчен декларация тапшыру ничек оештырыла һәм аның нәтиҗәләре ничегрәк? Болар турында Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең Әлки участогы баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубева белән сөйләштек.
1 апрельдән социаль пенсияләр 10,3 процентка артты.
“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогына өр-яңа биш “КамАЗ” автомобиле бирелгән.
Район халкы быел 1381 тонна сөт саткан.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

“Безне, Базарлы Матакның Дуслык урамында яшәүчеләрне, 40 ел дәвамында бер сорау борчый:  кайчан юл булыр? Ел әйләнәсе урамыбызда кешеләргә дә, машиналарга да йөрү бик авыр. Илсөяр Рәмиева”

“Без район үзәгенең Тимирязев урамында яшибез. Барыбызда да кечкенә балалар. Кышын юлны ачалар әле, ә язын һәм көзен юлсызлыктан, пычрактан интегәбез. Урамыбызга кайчан әйбәт юл салыныр икән?”

 

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.
Районда халыктан җыелган үзара салым средстволарына  авыл урамнарына яктырткычлар кую эшләре ахырына якынлаша. Күп авылларда бу хезмәтне  ике ел элек үк төгәлләделәр. Кайбер торак пунктларда баганалардагы яктырткычларны энергияне экономияле файдалана торганнарына алыштыру бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International