ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Быел Түбән Колчурино авылында Татарстан программасы нигезендә  күп функцияле үзәк төзелә.
Иртән йокыдан уянганда үзеңнең, якыннарыңның, хезмәттәшләреңнең исәнлегенә куана, әйләнә-тирәнең матурлыгына, иминлегенә соклана белү – бәхет ул. Менә шуннан башлана да инде көнеңнең, эшеңнең уңышлары. Районыбызда гына түгел, республикада  хөрмәт казанган эшлекле ханым, кадерле әни һәм гомер юлдашы Гөлсинә Дәүлиева турында язмамны  болай башлавым юкка түгел. Дөньяның матурлыгына сокланып карый белеп, үзе дә матурлык тудыручы  шәхес ул.
Үргәгар мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Онытылмас еллар истәлеге" дигән кичә булып узды. Анда тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 
Район авылларындагы кайбер кибетләр тыштан да, эчтән дә шыксыз. Ә бит һәр сәүдә ноктасы чисталыгы, күркәмлеге белән җәлеп итәргә тиеш.
Якташларыбыз, волонтерлар Гөлнара Рәхимҗанова һәм Илдар Сибгатуллин Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләрне  Казанда сәяхәт иттергәннәр.
Базарлы Матакта 16 күпфатирлы йорт бар. Аларда яшәүчеләр фатирларын хосусыйлаштырып бетергән диярлек, ягъни милекчеләр булып торалар. Фатирлар хуҗалары 1 нче торак милекчеләре ширкәтенә (ТМШ) берләшкән. Гомуми җыелышта ширкәтнең рәисе итеп Денис Штыковны сайлап куйдылар.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районыбызда 28 гаилә фермасы бар. Шуларның икесе белән гүзәл затларыбыз җитәкчелек итә. Нәселле кәҗәләр үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Нина Агапова бүген районда иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе дә. Тәҗрибә уртаклашу, кәҗәләр асрарга өйрәнү-киңәшләшү өчен аңа республиканың бик күп районнарыннан мөрәҗәгать итәләр.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Сугыш кырында әҗәлләр күп инде алар. Анда үзеңнеке дә шунда гына йөридер дә, күрә алмыйсың, күбрәк кешенекеләрен күрәсең.
9 Май –үзенчәлекле бәйрәм,  бу көнне шатлык кайгы белән, көлү дәү әнинең күз яшьләре белән аралаша бит. Ул саклык белән генә гаилә альбомнарын, әтисе җыйган барлык документларны алып куя, бабайның орден һәм медальләрен өстәлгә тезә. Һәм мин, сугышта гади солдат, кече сержант булган бабамның оныкчыгы,  дәү әниемнең сөйләгәннәрен тыңлыйм.
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Украинадан Казанга күчеп килүчеләр өчен җылы оекбашлар бәйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International