ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Кошки авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан истәлек медальләр тапшырганнар.
Чүп-чарны үз тракторлары белән чыгаралар.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Республикада узган ел һәр муниципаль районның үз сәнәгать паркын булдыру программасы эшләп китте. Безнең районда да шундый парк булдыру өчен Базарлы Матак янында (Түбән Биктимер авылы борылышында) җир бүлеп бирелде. Бүген резидентларны, ягъни бу паркта үз эшен җәелдерүчеләрне җәлеп итү эшләре бара.

 

Мартның соңгы көннәренең берсендә Түбән Әлкидә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр.
Иске Матак мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Матюшкин Роман физкультура буенча республика  олипиадасында призлы урын алган. Укытучысы Михаил Леонтьев белән бик тырышып әзерләнгәннәр олипиадага. Нәтиҗәдә Роман теоретик сорауларга да дөрес җавап биргән, дүрт көнгә сузылган олипиада кысаларында футбол, волейбол кебек спортның уен төрләрендә, физкультура биремнәрен үтәүдә үзен яхшы яктан күрсәтә алган.
Язгы каникулларда Яңа Салман мәктәбенең  VI  сыйныф укучылары башкалабыз Казанга экскурсиягә барганнар. Алар планетарийда булып, күк җисемнәрен күзәткәннәр, зоопаркта хайваннар дөньясына сәяхәт иткәннәр.
Яңа Алпарда төзелеп килүче ФАПның  эчке эшләренә керештеләр. 
Безнең Әлки яклары элек-электән мәйдан батырлары белән дан тоткан. Сабан туйларында алар оста көрәш күрсәтеп  халыкны шаккатырган. Данлыклы көрәшчеләребез Талип Яруллин, Рәшит Сәмигуллин исемнәре генә ни тора!
Быел районыбызның тагын тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак.
Районыбыздагы терлекчелек комплексларында һәм гаилә фермаларында бүген көн саен уртача 123,7 тонна сөт савыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International