ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хлебодаровка мәктәбе стенасында хәзер Бөек Ватан сугышы  солдаты, Социалистик Хезмәт герое, авылдашлары Василий Никитович Прохоров истәлегенә куелган мемориаль такта бар. Ул мәктәп инициативасы белән һәм акчасына ясалды.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Район газетасының 27 март санында "Белемнәрне сынар чак җитә" дигән мәкалә басылган иде. Чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшыруы турындагы бу язманы  бик кызыксынып укыдым.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә, 31 мартта, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми.

Мартның соңгы көннәренең берсендә Түбән Әлкидә бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәргәннәр.



30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген үткәрелгән терроризмга каршы комиссия утырышында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә  минераль ашламаларның сакланышы тикшерелде.
Район мәктәпләре үткән атнада 1,5 тонна макулатура җыеп тапшырганнар.
Елның икенче яртысына газета-журналларга иске бәядән язылып калу мөмкинлегеннән бик күпләр файдаланып өлгергән.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде. Подписка нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны һәм почта бүлекләрен ачыклап, аларга рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде.
 “Бәрәңгебез начар булды, үссә дә череде” кебек сүзләрне ел башында узган авыл җыеннарында күп ишетергә туры килде. Халык бит бәрәңгене “икенче икмәк” дип атый. Һәм тикмәгә түгел. “Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле” гомергә  табыннарда төп ризык булган, хәзер дә шулай. Терлек, кош-корт өчен дә менә дигән азык ул. Тик соңгы вакытта  бәрәңге уңышы мактанырлык түгел шул. Эш нәрсәдә соң? Бу хакта белгечләр белән сөйләшеп, аларның киңәшләрен халыкка җиткерергә булдык.

28
март, 2015 ел
шимбә
Район хуҗалыклары хезмәтчәннәре язгы кыр эшләре өчен техника төзекләндерү һәм минераль ашламалар кайтару белән мәшгульләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International