ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2015 ел
шимбә
«Туган телемдә сөйләшәм» дигән әлеге кичәгә Базарлы Матакның «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чакырылды. 

27
март, 2015 ел
җомга
Быелның гыйнварында мәрхәмәтле һәм киң күңелле, җан җылымлы ханым Тутерова Лидия Сергеевнаның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Ә март башында аның өчен тагын бер бик истәлекле вакыйга булды – район үзәгендә оештырылган тантанада Лидия Сергеевнага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медале тапшырылды.
Чуаш Борнае гомуми белем бирү мәктәбе “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясенә кушылды.
Бөек Җиңү… Совет кешеләреннән аңа ирешү өчен күпме корбаннар һәм көч соралды! Солдатлар фронтларда көрәш өчен яуга барсалар, тылда җиңүне хатын-кызлар, картлар һәм балалар якынайтты. Алар җилкәсенә сугыш чоры авырлыклары калды бит. Завод станоклары артында, басу-кырларда – бөтен жирдә алар хезмәт куйды.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Йортында эт асраган кеше аны һичшиксез бәйдә тотарга тиеш.
 “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте коллективы узган елда 113 миллион 489 мең сумлык эш башкарган.
Мәктәпләрдә язгы каникуллар. Әмма кабинетлар буш түгел: тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар соңгы сынауларга – төп дәүләт имтиханнарына һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр.
Туган илебезнең, халкыбызның киләчәге хәл ителгән аяусыз көрәштә барлык совет халкы белән беррәттән язучылар, шагыйрьләр, башка иҗат һәм сәнгать әһелләре дә катнашкан. Алар үз әсәрләрендә солдатларның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлаган, фашистларга каршы батырларча көрәшкә чакырган. Шагыйрьләрнең һәр сүзе туган илне эчкерсез ярату белән сугарылган шигъри юлларын әле дә  дулкынланып укыйбыз, тәэсирләнәбез.
Районыбыз почтальоны Нурсөя Хәйруллина дәрәҗәле конкурста җиңеп чыкты

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Яшь спортчыларыбыз  Никита Зиньков һәм Александра Филиппова Идел буе федераль округы  ярышларында  җиңү яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International