ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
Районыбызда 19 гыйнвардан "Снегоход - 2015" профилактика операциясе башланды. 
Әлкилеләр электрон хезмәтләр белән көннән-көн күбрәк “дуслаша”.
Быел ана (гаилә) капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме 20 мең сум булыр дип көтелә.
Район иҗтимагый советы быел да тормышыбыздагы төрле әһәмиятле проблемаларны хәл итүдә актив катнашырга җыена. Елның беренче утырышында алар шул хакта тәфсилләп сөйләштеләр, алга планнар билгеләделәр.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
15 гыйнвардан районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды.
Район янгын сүндерү часте бинасында ремонт эшләре төгәлләнде.
Район почта хезмәткәрләре лаеклы ялдагы әлкилеләрнең 80 процентына пенсияләрен өйләренә китереп бирәләр.
Гыйнвар аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгән 10 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Аграр көллият укучылары Казанда  пауэрлифтинг буенча шәһәр беренчелегендә катнаштылар.

1997 елдан соң туган үсмерләр арасында чыгыш ясап, Шәрәфетдинова Римма көндәшләрен артта калдырды һәм беренче урынны алды. Егетләр арасында Айдар Хәкимов  икенче, Илназ Фәрдиев  дүртенче нәтиҗә күрсәттеләр. Аларны ярышларга Газинур Фәттахов әзерләде.

Районга Татарстан Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер тантанага килгәч,  аңа кайберәүләр “авылда эш юк” дип зарланганнар иде. Ул исә “авылда 50 ел яшим, эшнең бетеп торганын бер дә хәтерләмим” дип уенын-чынын кушып җавап бирде.

Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә әнә шуларны барлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International