Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ел башыннан бирле ике бәби дөньяга килгән.
Үткән атнада биредә бер үк көнне бер малай һәм бер кыз туган.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыккач, узган ел йомгаклары турында да сөйләшеп киттек.
–Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча даими эш алып барсак та, район юлларында хәлләр бер дә яхшырмый шул,–дип борчуын белдерде районның баш автоинспекторы Рәис Сафин.
“Росгосстрах Банк” ҖЧҖнең Базарлы Матак агентлыгы җитәкчесе итеп Фәрит Әсхәт улы Ибәтов билгеләнде.
Ул моңа кадәр “Россельхозбанк” системасында эшләгән.