2014 елда районда 59 торак йорт төзелеп, куллануга тапшырылган.
Аларның гомуми мәйданы 6653 квадрат метр. Ә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ярты айда торак фонды тагын 7 яңа өй хисабына 717 квадрат метрга арткан.
Гыйнвар аенда картлык буенча пенсияләр 24 сум 66 тиенгә артып килде.
Кайбер пенсионерлар моңа аптырап та калган икән. Чөнки 80 яшьтән өлкәнрәкләрнең пенсиясе 50 сумга диярлек арткан бит. Сәбәбен белергә теләп редакциягә шылтыратучылар да булды.
Козмодемьянск шәһәрендә кекусин-каратэ буенча Мари Эль республикасы беренчелеге үткәрелде.
Анда безнең районнан Яков Яганев 14-15 яшьлек үсмерләр арасында икенче урын алды.