ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Муниципаль район башкарма комитеты “2015-2020 елларга районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру”  программасын раслау турындагы карар проектын әзерләде.
 Анда муниципаль район советы депутатлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары чакырылган иде. Район Уставы нигезендә, халык тыңлауларында теләге булган һәр әлкиле катнаша алды.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Якшәмбе көнне Түбән Колчурино авылында яшәүче 50 яшьлек М. мунчада ис тиеп үлгән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  район күзәтчелек бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.

Террорлык –кешелеккә янаучы иң җитди һәм куркыныч хәвефләрнең берсе. Кемнәр алар террорчылар, максатлары нинди? Кеше корбаннары кем өчен кирәк? Кешеләр ничек көчләү-җәберләү идеологлары “тозагына” эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Бу куркыныч сугыштан – террордан безне кем яклар? Эксклюзив интервьюлар. Танылган сәясәтчеләр, психологлар, дин белгечләре, экспертлар һәм террорга каршы подразделениеләр ветераннары фикерләре.

20 ноябрьдә полиция хезмәткәрләре район үзәгендә наркотик матдәләр кулланган ике ир-атны тоткарлаган.

 

Базарлы Матакта яшәүче 34 һәм 32 яшьләрдәге бу бәндәләр табиб билгеләмәсеннән башка наркотик матдә – киндер кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

“Алпар” нәселле терлекләр фермасыннан ат урлаганнар.

 

Малның хуҗасына 60 мең сум зыян салынган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 58 очрагын ачыклаган.

Транспорт белән исерек килеш идарә иткән 3 кеше тоткарланган. Аларның берсе – Иске Алпардан, икесе – Базарлы Матактан.

Авылларда гаилә фермалары төзүгә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә. Бу эшкә алынучыларга акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Шунысы әһәмиятле, әлеге матди ярдәм – субсидияне кире кайтарырга кирәкми.

Район хуҗалыклары бөртеккә үстерелгән кукуруз урагын төгәлләү алдында. Барысы 4,9 мең гектарда кукуруз суктырылды, 20 мең тоннадан артык бөртек алынды. Кукурузның гектардан уртача уңышы 41 центнер тәшкил итә.

 


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Пенсия фондының район идарәсендә хәзерге вакытта 353 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы исәптә тора. Алар  барысы да мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәрен вакытында түләп барырга тиешләр. Быелдан башлап иминият кертеменең күләме  эшмәкәрнең ел дәвамында күпме керем алуына бәйле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International