ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
5 декабрьдә Базарлы Матакта инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә үткәрелә.
Район үзәк хастаханәсе табиблары, әлкилеләр белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында сөйләштеләр. Бертуктамый диярлек чылтыраган телефон аша халык белән үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина,аның медицина мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Низамов,медицина хезмәте күрсәтәү буенча урынбасары Наталья Петухова,поликлиника мөдире Рафилә Бабакулова,терапия бүлеге мөдире Абдуҗаббор Гафуров,“Ак Барс Мед” иминиятләштерү компаниясе вәкиллеге директоры Надежда Атаманова,“Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  социаль педагогы Римма Вәлиуллина аралаштылар.
Бүгенге бәйрәмнең аталышы ук сөйкемле, ягымлы – Әниләр көне. Дөньяга килүебезнең беренче көненнән (ә бәлки тугыз ай алданрактыр да) безне – газиз баласын кайгыртып яшәгән, "улым!, кызым!" дип өзелеп торган, сабые хакына теләсә нинди авырлыкка чыдаган кадерле кешебезгә һәр гаиләдә иң олы рәхмәтебезне әйтү, аны сөендерү көне булсын иде ул.
 

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең туган көне уңаеннан 1 декабрьдә партиянең җирле бүлекчәсе урнашкан бүлмәдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә гражданнарны (район хакимияте бинасында) политсовет секретаре, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, штаб җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов кабул итәчәк.
Узган атнада районыбызда “Җинаятьче һәм бурычлы” исеме астында профилактика акциясе үткәрелде.
Күрше Алексеевск районында угрылар төнлә бер авыл клубыннан һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе конторасыннан оештыру техникасын урлап чыканнар.

Төрле авылдан 7 бала кичә Чистай шәһәре янындагы “Раздолье” шифаханәсенә ял итәргә киттеләр.

Укучы балалар биредә укуларын да дәвам итәчәкләр, сәламәтлекләрен дә ныгытачаклар. Алар “Раздолье” да 20 декабрьгә кадәр булачак.

Пенсия фондының район идарәсендә өч гаиләгә икенче балалары туу уңаеннан ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Ясалма орлыкландырудан туган тана бозауларны сыер итеп калдыру отышлы.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Моннан нәкъ 25 ел элек районыбызда һәрберебезнең тормыш-көнкүрешен тамырдан үзгәрткән зур вакыйга булган иде. Салкын ноябрь көнендә Базарлы Матактан аз гына читтә беренче автомат газ бүлү станциясе ачылды һәм шунда ук төзелгән оператор өенә зәңгәр ягулык бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International