ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелеге төгәлләнде.
14 ноябрьдә муниципаль район советының чираттагы утырышы була.
5 ноябрьдә 20 сәгатьтә Базарлы Матакта берәүнең ВАЗ автомобилен урлап китәләр.
Үткән атнада Апак авылы янәшәсендә "тугызлы" Жигули борылышта әйләнеп каплана.
Чиябаш һәм Ташбилге почта бүлекчәләре районда беренчеләрдән булып киләсе елның беренче яртысына “Әлки хәбәрләре”нә язылу планын үтәделәр.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Киләсе елда райнда төзеләчәк һәм ремонтланачак социаль көнкүреш объектларына проектлар, смета документлары булдырыла.

14 ноябрьдә район хакимияте бинасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Воропаева Татьяна Васильевна халыкны кабул итә.

Кабул итү 14 сәгать 30 минутта башлана.

9 ноябрьдә төнге сәгать унберләр тирәсендә “Кызыл Шәрык-Агро”ның Иске Камка авылында урнашкан запас частьлар складында янгын чыга.

Бинаның түбәсе тулысы белән янып бетә. Утның сәбәбен ачыклау буенча тикшерү бара.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.
ДЮСШның футболчылар командасы (2000-2001 елгылар), мини-футбол буенча Болгарда узган зона ярышларында барлык көндәшләрен җиңеп, республика беренчелеге финалында катнашу хокукын яулады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International