ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга
“Татмедиа” массакүләм мәгълүмат агентлыгы 2015 елның беренче яртысына матбугатка яздыру буенча республика почтальоннары арасында конкурс игълан итте.
Республикабызда "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе бара. Ә сез кибеттә, базарда товар сайлаганда кайда җитештерелгәненә өстенлек бирәсез?
Менә икенче ел инде республикада “Халык контроле” дигән система эшләп килә. Интернет челтәреннән файдаланучылар җирлекләрдә озак вакыт хәл ителмәгән мәсьәләләр турында хәзер шушы системага язып җибәрә, хәбәрләрен фотосурәтләр белән дә дәлилли алалар. Безнең якташлар бу турыда беләләрме һәм аннан файдаланалармы?

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә районның 13 авылында биотермик базлар (үләт базлары) ремонтлана.
Саклык банкының Базарлы Матак бүлегендә хәзер электрон чират эшли.
Вакыт агымына бирешми, мәңгегә халык хәтерендә кала торган вакыйгалар бар. Җиңү көне әнә шундый тиңсез олы бәйрәм. Киләсе елда Россия халкы фашист Германиясе Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. 
Бүген беренче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган дәрес – Мәдәният дәресе үткәрелде. Быел Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланган бу чара республиканың барлык шәһәр-районнарында узды. Әлеге дәрестә шулай ук “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына старт бирелде.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Соңгы ике атнада Базарлы Матак урамнарындагы яктырткычларның 70 ендә лампочкалар энергияне аз сарыф итә торганнарга алыштырылган.
Россия Кораллы көчләренә көзге чакырылыш буенча хезмәт итәргә егетләрнең беренче төркемен озаттылар. Алар – Яңа Салманнан Шәһитов Динар, Иске Салманнан Нуруллин Зөлфәт, Базарлы Матактан Кыямов Илнур һәм Хузангайдан Казанков Радмир белән Шкердов Николай.
17 ноябрьдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә  радио һәм телевидениенең барлык программалары эфирда булмаячак.
Бу Биләр радиотелеүзәгендә планлы эшләр үткәрелү белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International